Конспект занятия по ИЗО в старшей группе по теме “Перелетные птицы” (на татарском языке)

« Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение»

Детский сад №83 «Умырзая» г. Нижнекамск

$

Конспект занятия по ИЗО в старшей группе

по теме “Перелетные птицы

(на татарском языке)

$

подготовила

воспитатель

Сахабиева

Гелюся Замиловна

Республика Татарстан

г. Нижнекамск

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: зурлар.

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы: танып белү /иҗади сәнгать эшчәнлеге.

Тема: Күчмә кошларның рәсемен ясау.

Максат: 1. Табигатькә соклану хисләре, кошларга карата мәрхәмәтлелек, рәсем ясауга кызыксыну һәм пөхтәлек

тәрбияләү.

2. Рәсем ясау осталыкларын, буяу, бөтен биткә урнаштыру күнекмәләрен үстерү.

$3. Кошларның тышкы кыяфәтен, гәүдә төзелешенең пропорциясен, характерлы үзенчәлекләрен рәсемдә күрсәтә белү.

Җиһазлар: Кош рәсемнәре, пумала, буяу, гади карандашлар, альбом бите.

Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: Каурый, томшык, сандугач, күке, сыерчык, карлыгач, аккош, торна, челән.

Алдан эшл$әнгән эш: Рәсемнәр карау, кошларның исемнәрен кабатлау, сынамыш, табышмаклар өйрәнү.

Шөгыльнең т$өзелеше: 1.Кереш өлеш әвамы 3 мин.)

Максат: балаларның игътибарын җәлеп

итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

2.Төп өлеш ( дәвамы 15 мин.)

Максат: Максатларны үзләртерү.

Методик алымнар:

1.Шигырь уку: «Кошлар кайта»

2.Балаларга сораулар бирү.

3.Кошлар турында әңгәмә.

4.Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

$ 3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2 мин. )

1. Бүләкләү.

Максат: Шөгыльне йомгаклау. Нәтиҗә

ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!

Кошлар кайта

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган,

Туган — үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына к$үтәреп,

Яз китерә ич алар.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар: Яз, кошлар турында.

Тәрбияче: Әйе дөрес, яз нинди ул?

Балалар: Яз матур, җылы, сулы, яңгырлы, гөрләвекле, кояшлы.

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар, яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була соң?

Балалар: Кояш җылыта, кошлар кайта, гөрләвекләр ага, карлар эри.

Тәрбияче: Ярый. Ә нинди кошлар кайта?

Балалар: Сандугач, күке, сыерчык, карлыгач, аккош, торна, челән.

Тәрбияче: Бер сүз белән ничек әйтәбез аларны?

Балалар: К$үчмә кошлар.

Тәрбияче: Дөрес, кошлар турында нинди сынамышлар беләсез?

Балалар: Кара карга килгәч, бер көннән кар китәр.

Карлыгач килгәч, борчак чәчергә була.

Тәрбияче:$ Камилә кара карга турында шигырь белә,әйдә сөйләп күрсәт әле безгә./сөйли/

Тәрбияче: Без бит әле кошлар турында табышмаклар да беләбез, кая кайсыгыз әйтә?/табышмаклар әйтү/

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар, менә хәзер безгә, кош рәсемен ясарга кирәк булачак. Шуңа күрә әйдәгез әле кошның өлешләрен искә төшереп китик. Алар нинди?

Балалар: Г$әүдә, баш, аяк, томшык, койрык һәм канат.

Тәрбияче: Ә нинди формага охшаган соң алар?

Балалар: Овал, түгәрәк, өчпочмак.$

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә кошлар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылалар?

Балалар: Зурлыгы, каурыйларының төсләре белән.

Тәрбияче: Бик дөрес.

Физминутка

Тәрбияче: Менә, хәзер үзегезгә ошаган кошны сайлап, аның рәсемен ясыйсыз.Башладык.

/Мөстәкыйль эшчәнлек/

Тәрбияче: Балалар, менә$ сез үзегезгә ошаган кошны ясадыгыз.Әйтегез әле, кем нинди кош ясады?

Балалар: Мин аккош ясадым, ә мин карлыгач һ.б.

Тәрбияче: Ни өчен?

Балалар: Миңа ул бик ошый.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер, урындыклардан торып, үзебез ясаган рәсемнәрне карап чыгабыз.

Тәрбияче: Диләрә, сиңа кайсы рәсем ошый?

Балалар: Миңа менә бу рәсем ошый һ.б.

$ Тәрбияче: Балалар, сез миңа бүген бик тә ошадыгыз, бигрәк тә Таир, Элина, Самира һ.б.

Тәрбияче: Минем дә сезгә бүләкләрем бар.

/Чәчәкләр тарата/

Использованная литература (Кулланылган әдәбият)

  1. Жукова. О, Г. Планирование и конспекты занятий по изодеятельности для детей раннего возраста/О, Г, Жукова.-2-у изд.-М.; Айрис-пресс, 2007. – 96 с.+вкл. 8с.- (Дошкольное воспитание и развитие).

  2. Комарова Т.С. Занятия по изобразительной деятельности в детском саду: Кн. для воспитателя детского сада. — 3-е изд., переработанная и доп. – М.: Просвещение, 1991. – 176 с.: ил.

  3. Программа воспитания и обучения в детском саду.

Под редакцией М.А.Васильевой, В.В.Гербовой, Т.С.Комаровой

Москва, Мозаика-Синтез, 2007.

  1. Лыкова И.А. Изобразительная деятельность в детском саду. Планировани$е, конспекты занятий, методические рекомендации. Старшая группа. Карапуз 2010

Post Comment