Классный час для 4 класса "Люби и знай свой край родной"

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение – Маметьевская основная общеобразовательная школа

Альметьевского района РТ

$

Люби и знай свой край родной”

( классный час для начальных класс$ов)

Подготовила

$учительница начальных классов

$Гиниятуллина Таслима Моратовна

Максат: укучыларда үзенең туган авылы белән горурлану хисе тәрбияләү;

аның кыскача тарихы, күренекле кешеләре белән таныштыру.

Җиһазлау: укучылар ясаган рәсемнәр, хикәяләр күргәзмәсе, Татарстан

картасы, тематик плакатлар.

$ План: 1өлеш. Туган авылымныэ матурлыгы һәм аның байлыгы. Сыйныф

бүлмәсендә үткәрү.

2 өлеш. Туган авылымның үткәне һәм күренекле кешеләре. Мәктәп

музеенда.

Дәрес барышы.

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлә.

“ Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?”

“ Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” ( Ш.Мәрҗән$и) дигән сүзләр язылган плакатлар эленә.

I өлеш. Туган авылымның матурлыгы һәм байлыгы.

Укытучы.

Туган ягы кирәк кешегә.

Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен тө$нлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшеңә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Ф. Яруллин.

Кадерле укучылар! Сез Фәнис абыегыз Яруллинның “ Туган ягы кирәк кешегә” шигырен тыңладыгыз. Безнең бүгенге сыйныф сәгатебез дә шушы темага багышлана. Без бу сый$ныф сәгатебездә үзебез яшәгән Мәмәт авылы, аның матурлыгы, байлыгы, алдынгы кешеләре һәм аның тарихы белән танышып китәрбез.

- Кешегә яшәү өчен ни кирәк?

( Балаларның җавабы)

- Әлбәттә, әти - әни, туган җир, туган авыл кирәк.

Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр$. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Ул синең тәүге тапкыр аяк баскан җирең, шушы җирдә “әни” дип телең ачылган, шунда белем аласың, яшисең. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та туган җиребезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый.

- Безнең авылыбызның исеме ничек? Ул кайда урнашкан? (Балаларның җавабы)

$ (Татарстан картасыннан Мәмәт авылын табып күрсәтү)

Укытучы. Укучылар, сезгә өй эше итеп “ Туган авылымның күңелемә якын урыннары” дигән темага рәсем ясап килергә һәм “ Туган авылым” темасына кечкенә хикәя язарга кушылган иде. Менә алар, сезнең иҗатыгыз - каршыгызда. Хәзер шул хикәяләрнең берничәсен тыңлап китик.

“ Минем туган авылым Мәмәт – табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Аның кебек матур җир $беркайда да юктыр мөгаен. Авылымның тирә - ягын урманнар уратып алган.

Аны тиен, төлке, куян , керпе кебек җәнлекләр үз итәләр. Ә без анда печән чабабыз, җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга йөрибез. Авылыбызда саф сулы Талгын, Атау, Ял чишмәләре бар. Челтерәп аккан чишмәләр яныннан бер узгы$нчы да битараф китә алмый. Без чишмәләребезне һәрвакыт чистартып торабыз.”

Гыйниятуллина Ләйлә.

“ Безнең авылыбыз төзек һәм матур. Авыл уртасында зур мәчет тирә - якка нур чәчеп тора. Аның тирәсендә ике катлы урта мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, кибетләр урнашкан. Урамнарга асфальт юллар салынган, һәр өйгә газ, су кергән.”

Котлахмет$ов Илгиз.

Укытучы. Әйе, нинди матур, гүзәл безнең туган ягыбыз, туган авылыбыз. Сокланып туймаслык тугайлар, чишмә буйлары, киң кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның кешеләре күңелгә ифрат якын.

1нче укучы. Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшлы таңым минем.

Иң шат булып үскән җирем

Авылым – даным минем.

2 нче укучы. Матур синең җәйге таңнарың,

Рәхәт синең язгы җилләрең

Шундый ямьле синең урманнарың

$ Шундый иркен синең кырларың.

3 нче укучы. Авылым матурлыгына

Таң калам, сокланам мин,

$ Чөнки аның туфрагына

Тәпи баскан бала мин.

4 нче укучы. Кавказ кебек булмаса да , тауларың бар,

Каспий кебек булмаса да, суларың бар,

Тайга кебек булмаса да урманың бар

Мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар,

Үзеңә хас матур – матур җырларың бар.

Укытучы. Мәмәт авылының матурлыгы турында үзебезнең авылда туып - үскән үзешчән композиторыбыз Зиннур Сафиуллин җыр иҗат иткән. Хәзер шул җырны тыңлап китәрбез.

Магнитофон язмасы$нда З. Сәфиуллинның “Мәмәтем” җырын тыңлау.

II өлеш. Авылыбызның үткәне һәм аның күренекле кешеләре.

Укытучы. Хәзер без сыйныф сәгатен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда дәвам итәбез. Аның җитәкчесе Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы. Музей ул – туган ягыбызның елъязмасы. Анда туган авылыбызның үткәнен, күренекле кешеләрен чагылдырган стен$длар, альбомнар бар. Музей бик күп бүлекләрдән тора.

  1. “ Авылымның үткәне һәм бүгенгесе”

  2. “ Алар даны мәңгелек”

  3. “Алтын куллы осталар”

  4. “ Алар бездә укыдылар”

1- 2 нче бүлекләр

Укытучы. Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

Һәр нигезнең, һәр авылның үткәне бар. Авылыбызның үткәне турында без ниләр беләбез соң? Хәзер сүзне музей җитәкчесе Галиева Гөлнәзирә апага бирәбез.

$

- Мәмәт авылына 1734 елда нигез салынган. Ә иң беренче бу җирләргә килеп утыручы кеше – Килмәмәт Әмәтов дигән кеше булган. Авылның да исеме шуннан килеп чыккан дип уйлыйбыз. Беренче халык саны алу вакытында, ул бер йортлы авыл булып теркәлгән. Авыл халкы иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән, үзенең балта осталары белән дан тоткан.

$ 1918 нче елда авыл советы төзелә, мәктәп ачыла. 1937 нче елда авылда таш мәктәп төзелә. 1930 нчы елда авылда беренче колхоз төзелә, ул “Марс” исемен йөртә. 1935 нче елда колхозга беренче трактор, 1940 нчы елда беренче машина кайта.

Авылда әкренләп тормыш рәвеше үзгәрә ба$ра. Яңа мәктәпләр, клублар, китапханәләр ачыла. Совет власте елларында авылның йөзе үзгәрә. Көндез дә ярым караңгы булган, ә кичләрен чыра белән яктыртылган кечкенә өйләр урынына алты почмаклы зур йортлар үсеп чыкты. Әмма тыныч, матур тормышны Гитлер Германиясе башлаган сугыш өзә. Ватанны явыз дошманнан саклар өчен безнең авылдан 238 кеше фронтка китә. 133 авылдашыбыз яу кырларында ятып калдылар. Туган авыл$ыбызга 77 кеше генә исән – сау әйләнеп кайтты.

Әкрен генә тормыш үз агымы белән дәвам итте. Сугыш яралары, күңел җәрәхәтләре төзәлде, җимерелгән авыллар төзекләндерелде. Бүгенге көндә авылыбыз көннән көн матурая, зурая.

Укучы. Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

$

Исеңдә тот аларны син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар...

$ Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

Рав$ил Фәйзуллин.

3 – 4 нче бүлекләр.

Укучы. Елга дулкынлана, киң кырларда

Күкрәп иген үскән чакларда,

Хезмәтләре белән дан казанган

Кешеләр күп безнең якларда.

Укытучы. Авылыбызда хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар бер эштә дә сынатмыйлар. Киң кырларда шаулатып иген үстерәләр, мал – туар үрчетәләр, җир астыннан “ кара алтын “ чыгаралар, төзелеш алып баралар. Ибраһимов Сирин, Төхвәтуллин Наил, Шәймәрданов Нургали абыйларыбыз – кыр батырлары, Ибраһимова Нурсинә, Саттарова Нәкыя, Шакиров$а Халидә апаларыбыз – алдынгы сыер савучылар, бозау караучылар.аларның хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде.

Авылыбыз күренекле кешеләре белән дә дан тота.

Саттаров Рәшит – Социалистик Хезмәт Герое, Әлмәт каласын башлап төзүче. Бүгенг$е көндә вафат.

Хаҗиахметов Рафаэль – атказанган физик культура хезмәткәре. Әлмәттә яши.

Сафин Ирек – медицина фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе. Бүгенге көндә вафат.

Гыйниятуллин Шамил – майор. Бүгенеге көндә вафат.

Сафиуллин Зиннур – үзешчән композитор, “Мәмәтем” һәм башка бик күп җыр$лар авторы. Әлмәттә яши.

Авылыбызның горурлыгы булган бу кешеләр Мәмәт авылында туып үскәннәр, безнең мәктәптә белем алганнар.

Укучы.

Әйбәт түгел мактану, Алар безнең авылдан

Кайчагында чак калам. Мәктәп юлын таптаган.

Ә бу юлы чын – чынлап Алар белән мин бүген

Ма$ктанмыйча мактанам. Аяк терәп мактанам.

Безнең авыл Ватанга - Нәрсәсе бар ул кадәр

Биргән әллә кемнәрне: Бик мактанырлык! – диләр.

Һәммәсе дә танылган, - Һәммәсе бар, тик сездә

Һәммәсе дә һөнәрле. Космонавт юк бит, - диләр

Алар иген игәләр, Ә мин әйтәм: ул кадәр

Төзелештә эшлиләр, Ашыкмагыз, дусларым,

Эшчеләр бит шәһәргә Без үсәбез,

$ Күктән генә төшмиләр. Сез әле, онытмагыз без барын.

Мөдәррис Әгъләм

Укытучы.. Әйе укучылар, үзегез дә төрле һөнәр кешеләре булып эшләрсез. Бу тормышны дәвам итәрсез. Аны тагын да яхшыртырсыз, матурларсыз, төзеләндерерсез.

Сыйныф сәгатебезне С.Садыйкова көе, Г. Зәйнәшева сүзләренә язылган “ Үз илемдә” җыры белән тәмамлыйбыз.

Список использованный литературы.

1. Газета “Тэр$бия”, 2010 г.

2. Фанис Яруллин “ Сборник стихов”, Казань 2007 г

Post Comment