Г. Ибраимов Кызыл ччклр (анализ)

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………………………………………..3

$ Төп өлеш. 1. Әсәрнең башламы, урын-вакыты…………………………………………….5

2. Образлар бирелеше……………………………………………………….$…………………………6

3. Әсәрдәге тел-сурәтләү чаралары………………………………………………………………8

а) $«Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитетлар……………………………………………………….10

б) Образларны индивидуальләштерүгә ярдәм итүче метафоралар……………………..15

Йомгак…………………………………………………………………………………………………….18

$

Кулланылган әдәбият……………………………………………………………………………..$19

$

Кереш

Талант ияләре безне һәрвакыт сокландыра. Алар белән горур$ланабыз, халкыбызның уллары дип атыйбыз, хезмәтләрен олылап, рәхмәт хисе белән искә алабыз. Галимҗан Ибраһимов – менә шундый шәхес. Аның кайсы өлкәләрдә хезмәт иткәнен, эшчәнлеген санап кына чыксак та, хәйран калырлык – революционер һәм дәүләт эшлеклесе; ике гасыр әдәбиятлары арасына салават күпере салган кебек, ике чорда да гаять актив иҗат иткән, әдәбиятның алгы сафында барган әдип һәм журналист; әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә күп хезмәт куйган кеше; тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән галим һәм укытучы. Үз чорының иң белемле фикер $ияләреннән берсе, таланты безнең көн язучыларын һәм укучыларын рухландыра торган каләм иясе.

Революция вакыйгалары эчендэ кайнау, гражданнар сугышы утларында чыныгу Г. Ибраһимовның язучылык эшендә дә уңай йогынты ясый. Ул, татар совет язучыларыарасында беренчел$әрдән булып, революция тудырган яңа кеше образын иҗат итү эшенә алына. 1920 елда язылган “Яңа кешеләр” драмасы шул юлдагы беренче карлыгач санала. Бу драмада күтәрелгән мәсьәләләр “Кызыл чәчәкләр” повестенда тагын да үстерелә, тирәнәйтелә. Әдәбият тарихында барлык кешеләр тарафыннан да яратып укыла торган бер төр әсәрләр була.

Эш барышында әдип иҗат иткән тарихи чорга караган тормыш картиналарын поэтик һәм эстетик күзаллауны, авторның әсәрендә күтәргән актуаль мәсьәләләрне ачыклауны, ягъни әсәрне анализлауны төп $максат итеп алдым.

Фәнни-тикшеренү эшенең бурычлары: әсәрнең башламын, урын-вакытын тикшерү; образларны аерып чыгару, аларның бирелешен ачыклау; әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын (эпитетлар, метафоралар) табу, аларның ролен ачыклау.

Әлеге эшне башкарганда күзәтү, әдәби образларга анализ ясау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, кайбер өлешләрне җентекләп$ анализлау алымнарын, тикшеренү, эзләнү методларын кулландым.

$Фәнни-тикшеренү эшен язганда кулланылган төп методик чыганаклар булып күренекле әдәбият галимнәре: Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминева; Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев; С.Поварисовның фәнни хезмәтләре тора.

$

$

Төп өлеш. Әсәрнең башламы, урын-вакыты

Совет властеның беренче көннәреннән үк язучылар алдына социализм эпохасының үз әдә$биятын тудыру бурычы килеп баса. Бу эшкэ дә башлап Галимҗан Ибраһимов алына. “Кызыл чәчәкләр” повесты яңа чынбарлыкны тасвирлауга багышланган тәүге әсәрләрнең берсе санала. Әлеге әсәрдә язучыны социалистик революциянең төрле социаль катлауларга ясаган йогынтысы һәм аерым сыйныф вәкилләренең революцияне ничегрәк каршы алуы кызыксындыра. Башкача әйткәндә, автор социалистик революциянең яңа кеше тәрбияләүдәге ролен күрсәтергә тели. Моң ул балалык еллары$, яшьлекләре давыллы елларга туры килгән биш егетнең тормышын сурәтләү аша ирешә.

“Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек”. Әсәр шулай башлана. Нинди түбәнлек һәм биеклек турында сөйләргә җыена икән язучы? Без уйлана, чагыштыра башлыйбыз$. Әсәрдә нинди күренешләр, вакыйгалар тасвирлана, нинди язмышлар турында сүз бара соң?

Вакыйгалар башланып киткән урын – Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан бормаланып аккан җиренә урнашкан Зәңгәр Чишмә авылы. Исеме хыялларны уята торган, табигате дә гадәттән тыш гүзәл: диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл; карап туя алмаслык матур чәчәкләр; тирә-якны хәйран итәрлек яшел үлән, хуш исле коры печән, югары болытларга сузылган таулар, меңәр еллык наратлар, мамык кебек йомшак, көзге төн болытлары кебек куе кара туфрак, ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр. Табигатьнең чиксез мат$урлыгы, киңлеге, биеклеге. Кешеләрне дә зур, мактаулы эшләргә, матур тормышка, бөек хыялларга, гомер буена җитәрлек дуслык һәм мәхәббәт хисләренә рухландыра торган табигать. Кешеләр күңеленә ул шәфкатьлелек, рәхимлек орлыкларын сала, аларның җанын сафландырып тора.

Баштан ук игътибарны җәле$п иткәне: Зәңгәр Чишмә авылының табигате Галимҗан Ибраһимовның туган авылы Солтанморат табигатенә охшаган булуы. Язучы юкка гына сөйләүче-хикәяләүче исеменнән туган авылын шулай күкләргә күтәреп мактамый, моның белән туган туфракка булган чиксез мәхәббәт, аның кадере – газизлеге ачыла, туган җиргә мөнәсәбәт белдерелә. Өстәвенә автор әсәрнең төп героена да туган авылының исемен биргән: Солтанморат – Солтан.

Образлар бирелеше

$ Әсәрнең эчтәлегенә, образларга килик. Зәңгәр Чишмә авылында биш малай табигатьнең ягымлы җылысын тоеп үсәләр. Өйләре авылның төрле урыннарында, тормыш хәлләре төрле дәрәҗәдә булса да, табигать каршында алар – бертигезләр. Малайларны дуслаштырган, берләштергән тагын бер сәбәп бар, бу – балачакның эчкерсез законнары. $Балачак дуслыктан башка була алмый, шул дуслык хисе тигезлекне, гаделлекне саклап тора. Башта аларның сугышып йөрүләре дә уен кебегрәк, я олыларга ияреп, я үз өстенле­геңне күрсәтү рәвешендә. Бу сугышулар аларны дошманлаш­тырмый, Солтан әтисенең «юкка сугышып йөрмәгез» дип, олыларча киңәш бирүе, аларны үзара таныштыруы җитә — малайлар дуслашып китәләр.

$ Дөрес, үзен югары куярга ярата торган Гали юк-бар өчен дә Шаһбазга бәйләнергә тора торуын. Әмма мондый вакыт­ларда акыллы Фазыйл әллә каян кирәкле сүзен таба, кызык уен уйлап чыгара. Көчле Гыйлаҗиның Шаһбазны яклавы да, Солта$нның беренче көннән үк ятим малайны башкалар кыер­сытуыннан саклап, үз канаты астына алуы да Галигә бик «үсеп» китәргә ирек бирми. Чөнки аның үзенә дә уйнарга, аралашырга иптәшләр кирәк.

Менә шундый дуслык орлыклары малайлар күңелендә матур булып бөреләнеп килә. Үсмер егетләр булып, тормыш йөген үз җилкәләренә күтәрә башлагач та, ала$р әле дуслар булып калалар. Җәй көннәрендә Зәңгәр Чишмәдә җыелалар, кайтуга бер-берсен эзләргә керешәләр, сагынып очрашалар. Солтанга өй салышырга да иң зур ярдәмне алар күрсәтә.

Әмма егетләрнең тормыш юллары инде аларны берләште­реп торган туган туфрактан читкә алып чыгып китә, төрле як­ларга тарата. Бу әле алар арасында каршылыклы мөнәсәбәт­ләр тудырмаса да, тормыштагы урыннары ягыннан аларның аермалары күбрәк, кискенрәк күренә башлый. Бәлки алар шу­лай үзләр$е теләгәнчә, бер-берсенә ант биргәнчә, гомерлек дуслар булып калырлар да иде, ләкин араларына бик кискен һәм рәхимсез вакыйгалар килеп керә. Беренче бөтендөнья сугышы егетләрнең өчесен утлы өермәләр эченә алып кереп китә. Гали белән Фазыйл, байлыкларына таянып, сугышка бармый калалар. Бөтен ил белән бергә дуслары кичергән язмыштан читтә калалар. Менә шунда инде алар арасында каршылык башлана.

Бер$-берсенә ялганып киткән революцияләр, гражданнар
сугышы, ике ярда калган егетләр арасында үтеп чыга алмас­
лык упкын хасил итә.
Упкынны тудырган сәбәп — төрлелек­
нең тигезсезлеккә һәм гаделсезлеккә әйләнүе. «Аннан соңгы
елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч
кына агып торган тормыш диңгез кебек дулкынлана башла­ды. Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән без­нең иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар, күңелләре дә үзгәрде, юллар$ы шул дәрәҗәдә бер-беренә каршыланды, без бер-беребезнең бугазларына килеп сарылыштык. Бер-беребез­нең күкрәкләренә мылтык төзәп ату дәрәҗәсенә җитештек. Араларда упкын ясалды».

Сугыш елларында аеруча баеп, башкалар газ$ап чиккәндә рәхәтлектә яшәргә, башкалардан өстен булырга күнегеп җит­кән Гали күңелендә дошманлык хисе кайный башлый. Ул үзе яклы булмаган һәркемне, гаеплеме-юкмы икәнлеге белән исәп­ләшеп тормастан, дошман күрә, аларны җәзалап үтереп йөри. Рәхимсезлек, явызлык Галинең төп сыйфатына әйләнә. Аның кешелек дәрәҗәсеннән түбәнгә, упкынга тәгәрәве дә коточкыч рәвештә ясаган хыянәтеннән — үз кулы белән балачак, яшь­лек дусты Гыилаҗины җәзалап үтерүеннән башлана. Шаһбаз­ны да бит нәкъ Гали кебек үк кансыз к$ешеләр тереләй утта яндыралар. Бу вәхшилекне ишеткәч, Солтан: «Минем йөрәге­мә кара кан сауды, мин йөз еллык картайдым»,— ди. Гали, дошман итеп күргән яңа тормышны кабул итә алмый, үзен-үзе үтерә. Әйтерсең лә Зәңгәр Чишмәдә Гыйлаҗины җәза­лаганда ук ул үз җанын, кешелеген үтереп куйган иде инде.

$ Солтанга күп газаплар кичерергә туры килә. Ул әллә ничә тапкыр яралана, бер аягын өздерә. Шулай да тән газапларын ул җиңелрәк кичерә. Ә менә дусларының үлеме аның үзәген өзә, йөрәгендә мәңгелек сагыш, моң булып кала. Галине ул тере чакта ук күңеленнән күмеп куя, аның ерткычлыгыннан җаны өши. Шулай да тормыш рәхимле; Зәңгәр Чишмә $үз урынында, Солтан әйләнеп кайтканда анда тагын ямьле таби­гать хакимлек итә. Тормышка яңа кешеләр, яшьләр хуҗа булып алганнар. Солтанның мәхәббәтенә тугрылыклы булып, аны яшьлек дусты Гайния көтеп торган…

Кызыл орлыклар, язучы әйткәнчә, тарихның уңдырышлы туфрагына төшкәннәр: авыл яшьләренең күңелендә Солтанга һәм бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт һәм тормышка ыша­ныч хисләре чәчәк аткан.

$Әсәрдәге тел-сурәтләү чараларының үзенчәлеге

Кызыл чәчәкләр” хикәясе образларының яңалыгы, күтәргән темасының мөһимлеге белән генә түгел, сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе сюжет-композиция төзелеше тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора.

Ифрат камил эшләнгән музыкальсимфония кебек Галимҗан Ибраһимовның теле. Ул тел билгеле бер настроениене тудыра, тон ясый, рәхәтлек бирә. Әсәрен»,$ алынган материалның характерына карап, искиткеч җылы, якты, лирик та, ямансу да, кырыс, шомлы да у$л. «Кызыл чәчәкләр» әсәренең зур уңыш казануы язучы теленең матурлыгына бәйләнгән. Әсәрнең теле шулкадәр матур, шулкадәр тәэсирле, укый торгач, без үзебез дә күңелебез белән шул чорга, шул заманга күчеп китәбез, һәм$ аны укып бетергәч тә әле байтак вакытлар айный алмый, анда сурәтләнгән ва­кыйгалардан аерыла алмый утырабыз.

«Кызыл чәчәкләр» халык әкиятләре стилендә языл­ган. Аның һәр бүлегендә без әкиятләргә хас чагышты­рулар, тел-сурәтләү чаралары белә$н очрашабыз:

«Көн киттем, төн киттем.

Бөек. Уралның таулары арасында зур күлләр буена салынган заводларны, шахталарны кичтем. Башымны кая куярга гаҗиз булган минутларда бу җирләрнең эшче хатыннарына туры барып кердем. Кем икәнемне сорамыйча ук белделәр. Ашатып-эчертеп, юлыма ик­мәк биреп җибәрделәр.

Зур, матур җәйләүләрдә күп җылкылар белән кы­мыз ясап яткан данлыклы башкорт илләрендә булдым. Бер юлаучы булып, ыругның” олы аталарында берәр тәгәч кымыз эчеп чыктым.$

Данлыклы Ирәмәлнең итәгендә, Җаек белән Агый-делнең башлап чишмәләнеп чыккан җирләрендә, озак юлда көйгән йөзләремне юдым, көмеш кебек саф, боз кебек салкын сулары белән янган йөрәкләремне бас­тырдым. Бөек Корташ тавының ялангач ташлар$ы өстенә утырып хәл алдым,—шул тауның башыннан сөйгәне егылып һәлак булгач, кайгылы йөрәкнең чыгар­ган җырларын җырлап, якты кояшка, биек тауларның башларында ялгызы шаулап утырган агачларга карый-карый, тагы алга киттем».

Әсәр күп елларга сузылган вакыйгаларны үз эченә ала. Җиде-сигез яшьлек малайлар безнең күз алдында егет булып җитәләр, аннан акылга утырган, сабыр хо­лыклы ирләргә әйләнәләр. Шуңа ка$рап, әсәрнең интонациясе, ритмы, стиле дә үзгәрә тора. Баштагы бү­лекләр, ничектер, дөньяга балаларча карап, бала психологиясе, бала теле белән язылган. Урта бер жирдә мәхәббәт дәрте белән ашкынган яшь егет хисләре көчәеп ала. Соңгы бүлекләрдә әсәр салмакла$на, моң­сулана төшә. Бу аңлашыла да. Ул бүлекләр ин якын иптәшләрен югалткан Солтанның сагыш-юксыну хис­ләре белән сугарылган.

«Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитетлар

Эпитет — грек теленнән кергән сүз, кушымта дигәнне аң­лата. Ул,$ башлыча, исемнәргә кушылып килә; предметлар­ның сыйфатын, характерлы үзенчәлекләрен ачыклый. Шуңа күрә эпитетлар ролендә күбрәк сыйфатлар килүчән була.

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитет­лар бик күп. Аларның гади һәм катлаулы формалары бар; нинди генә булмасын, образ тудыруга, вакыйгаларны, күренешләрне җанлы итеп сурәтләүгә, персонажларны индивиду­альләштерүгә ярдәм итәләр.

$ Һәр эпитет предметның сыйфатын бер үзенчәлек буенча ачыклый. Мондый очракта бер эпитет куллану да җитә. Ләкин язучы образлылыкка тизрәк ирешү, предметның үзенчәлеген төрле яклап ачыклау өчен, эпитет­ларны бер-бер артлы, тиңдәш кисәкләр формасында да кул­ланырга мөмкин.$ Мәсәлән, «Кызыл чәчәкләр»дә: кысык күз­ле, түбән карашлы, кара-соры чикмәннән чуашлар, киң маңгайлы, елтыр күзле, ак чикмәнле, кара башкортлар, күбесе итекле, картузлы, кыска киемле, зур сары сакаллы, озын мыеклы руслар, көмеш тәресен ялтыратып йөргән озын кара киемле поплар, ак йөзле, ак сак$аллы, кара казакилы, итекле яки читек-кәвешле сәүдәгәр татарлар — һәммәсе — алалар, саталар, алдыйлар, алданалар, үзара гөж киләләр.

Бер җөмлә. Шуның эчендә күпме эпитет! Һәм ул эпитет­лар аерым кешеләрнең генә түгел, берничә милләтнең харак­терлы үзенчәлекләрен ачыклауга ярдәм итә.

$ Шул үзенчәлекләре буенча эпитетларны өч төркемгә бү­леп карарга мөмкин.

1. Ялгыз эпитетлар: каты җил, көчле буран, акыллы

күз һ. б.

$ 2. Тиңдәш кисәкләр формасында килгән эпитетлар:
Берсе теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, че­
рек тешле, әйбәт киемле малай. Аның белән янәшә тагын бе­
рәү яткан—
таза, нык, төптән нык үскән, сабыр $гына бер ир

бала.

3. Җәенке эпитетлар. Бу очракта эпитетлык төшенчәсе
төрле лексик мәгънәдәге сүзләрнең катнашлыгында белде­
релә: аның эш сөяр $йөрәге, таза беләкле егетләр, Уралның*
саф көмеш
елгалары һ. б.

$Хәзер әсәрдәге персонажларның нинди эпитетлар ярдәмендә гәүдәләнүен билгеләп китик.

Әсәрнең үзәгендә Солтан образы тора. Ул — акыллы, эш с$өючән, гаделлекне ярата торган кеше. Бала чактан ук хезмәт итеп үсә, производства да эшләп кайта, әти-әниләренә яхшы өй салып бирә, сугышта була, революция эшенә бөтен көчен бирә. Солтан эчке дөньясы белән генә түгел, тышкы күренеше белән дә матур, нык, соклангыч кеше итеп бирелә. Ьу — эпитетлар ярдәмендә күрсәтелә: Мин таза егет; буй озын, күкрәк киң, кулбашлар үзеннән-үзе биеп тора, беләк ләрем — бер селтәнгәндә б$иш егетне егарлык!

Стиль таләп итүе буенча, язучы эпитетларны предмет­лардан соң да кулланырга мөмкин. Монда да шул ук күре­неш: озын буй, киң күкрәк, үзеннән-үзе биеп тора торган кул­башлар, бер селтәнгәндә биш егетне егарлык беләкләр кебек формаларны Г. Ибраһимов үзгәртеп язган.

Әсәрдә икенче төп образ — Шаһбаз. Ул — ятим, ата-анасыз. Әхмп карт кулында үсә. Гражданнар сугышы вакытын­да кызыл кома$ндир дәрәҗәсенә җитә. Солтан аны газиз ду­сым ди. Газиз дигән эпитет алар арасындагы нык якынлык­ны, кайнар дуслыкны, кадерлелекне аңлата. Солтан яхшы күңелле кеше. Аңа үзе кебек яхшы күңелле кеше генә изге була ала. Бу изге дигән эпитет икесенең дә эчке кичерешлә­рен ачыклауга ярдәм итә.$

Шаһбазның бала чактагы хәл-әхвәлен күз алдына китерү өчен табигать күренешләрен сурәтләүгә бирелгән эпитетлар да ярдәмгә килә: «Көзге караңгы төннең нурлы йолдызлары Шаһбазны беренче мәртәбә менә шул картның авыл читендә­ге балчык өендә, агач с$әкедә, юкәләр, мунчалар арасында каршылыйлар. Ерак күк бу атасыз-анасыз баланың беренче шикаятьле авазын менә шуннан ишетә: матур табигать кү­ренеше белән караңгы, авыр тормыш контраст куелып бире­ләләр, һәм шул контрастлыклар эчендә шикаятьле (жалоба мәгънәсендә) аваз. Бу эпитет (шикаятьле) тормыштан бик күпне таләп итәчәк, үз бәхетен үзе даулап табачак, үткен бала булачакны күрсәтеп тора.

Икенче бер урында үткен, уңган эпитетлары аша шикаять­ле эпитетының мәгънәсе конкретлаша төшә; «Ул үзе бик үткен, бик уңган малай», диләр аның $хакында.

$ Әсәрдә Гыйлажи — шулай ук күңелдә яхшы тәэсир кал­дыра торган образ. Язучы аның да кешелеклелеген, уңган­лыгын берничә эпитет аша бирә: «Гыйлаҗи үзенекенә ире­шер кебек тоелды. Аның эш сөяр йөрәге, оста кулы, нык, таза гәүдәсе — бу эшләрне аңа бик җиңел, бик якын күрсәтә­ләр…» эш сөяр эпитеты аның хезмәткә бирелгәнлеген, хезмәт­не яратып, чынкүңелдә$н башкара торган кеше икәнлеген күр­сәтә, оста эпитеты хезмәтенең матур нәтиҗәле, күркәм, сый­фатлы булуы турында сөйли; нык, таза эпитетлары аның фи­зик яктан чыныкканлыгын аңлата.

Кечкенәдән эш сөеп, хезмәт итеп, чыныгып үскән кеше авырлыклардан курыкмаучан, җиңеп яшәүчән, сәләтле, зирәк була. Бу гүзәл сыйфатлар Гыйлаҗида да тәрбияләнә. Солтан госпитальдә ятканда, аның янына дусты Шаһбаз килә. Алар Гыйлаҗи дуслары хакында озак кына сөйләшәләр. «Ул бик зирәк егет. Тиз аңлаган. Монда безнең Петроградта эшләр­нең үзгәрүен көтмичә үк, тирә-як крестьяннарын җыеп бар­ган да боярларның җирләрен сөреп чәчкән», ди Шаһбаз. Зирәк $дигән эпитет аның катлаулы тарихи шартларда да югалып калмавын, революция, халык файдасына гаҗәп эш­ләр башкаруын күрсәтә.

Фазыйл — Зиннәт хәзрәт улы. Тормыш-көнкүреш, байлык ягыннан ул, әлбәттә, Солтан, Гыйлаҗи, Шаһбазлардан өстен тора. Моның шулай икәнлеген без язучын$ың эпитетларыннан да күрәбез: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай.

Гыйлаҗины характерлаган эпитетлар көчле кеше обра­зын чагылдыра иде. Ә мондагы эпитетларда без аны күрми­без. Чөнки бай малае Фазыйлда ул сыйфа$тлар юк. Чибәр, күгелҗем, нечкә эпитетлары аның байлар затыннан икәнле­ген сиземләүгә ярдәм итә. Ләкин Фазыйл акылсыз малай итеп бирелми. Икенче урында язучы аны шундый эпитетлар ярдәмендә гәүдәләндерә: «Аксыл йөзле, күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл».

Өченче бер урында язучы Фазыйлны шулай сурәтли: «Ул хәзер камил егет булып, ир булып үсеп җиткән инде. Сүз­ләре, үзен тотулары бөтенләй өлкәннәрчә. Аның өстендәге шәһәрчә киемнәре, бигрәк тә аягындагы кыска ак ботинка белән*башынд$агы ак камыш эшләпәсе аңа әллә нинди зур төс бирәләр. Болардан бигрәк, мин аның тавышына, йөзенә карап гаҗәпләндем. Шул сигез ай эчендә ул бик ябыккан. Электә дә аксыл йөзе хәзер, ничектер, үлем аклыгы белән капланып эчкә суырылган. Элек тирә-ягына нур чәчеп торган зур, тирән күгелҗем күзләре хәзер, ничектер, хәлсезләнеп, $эчке бер кайгы белән карыйлар»-

Мондагы эпитетлар еллар үтү белән Фазыйлның эчке һәм тышкы күренешенең шактый үзгәрүен күрсәтәләр: аксыл йөз­гә үлем аклыгы кергән, тирә-якка нур чәчеп торган тирән күгелҗем күзләр эчке бер кайгы белән карый. Фазыйл—бай малае. Ул тегеләр кебек, хезмәт итеп, эш сөеп үсмәгән. Шуңа күрә аны һәр авырлык куркыта. Аның шулай икәнлеген без язучы тарафыннан бик урынлы кулланылган эпитетлар яр­дәмендә аңлыйбыз.

$ Менә революция еллары. Фазыйл да аннан читтә кала ал­мады. Ә алар аны бик нык үзгәртте. Моны да без аның эчке һәм тышкы дөньясын характерлаучы төрле эпитетларда кү­рәбез: «-..иреннәре көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күз­ләре элекке кебек матур, акыллы, ләкин тирән бер уй белә$н карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына та>1а сузылган тирән җыерчыклар, икебезгә дә ара-тирә ялтыраган ак чәч­ләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа ки­чергәнлеген күрсәтәләр.$ Чех, Колчак, сабак биргән икән»,— дип уйладым.

Гали дә шулай ук бай баласы. Ләкин Фазыйл белән алар арасында аерма да бар. Фазыйлның бәләкәй чагын язучы берникадәр симпатия беләнрәк сурәтли. Моны без малайның табигатен сурәтләүче төрле эпитетларда күрдек. Фазыйл чехка, Колчакка хезмәт итә. Ләкин тари$хи үсешне аңлап, соңыннан революция ягына чыга. Ә Гали — моны аңламый. Моның чаткыларын без аның бала-чагында булган әхвәлен­нән ДӘ күрәбез: «…сары башлы, әйбәт киемле, черек тешле малай», дип сурәтли аны язучы. Черек тешле дигән эпитет аның эчке көпьясып ачыклауга бигрәк тә нык ярдәм итә. Конфет, шикәр ашап черетеп бетергән ул тешен- Ата-ана тарафыннан ефәккә төреп үстерелгән малайдан яхшы кеше көтеп булмый, билгеле. Революция елларында ул хәтта үз авылындагы кешеләрне астыру кебек кабәхәтлеккә барып җитә. Язучы менә ничек сурәтли аның шул вакыттагы хәлен: «Ләкин Гали үзен-үзе югалтмады, канлы күзләре белән ми-ңа бер генә мәртәбә карады да, бераз кире чигенеп, әллә нин­ди зәһәрле, каһәрле тавыш беләи:

Ә… алаймы? Асыл ко$ш үзе килеп аягыннан эләктеме?.. Җәмәгать, менә сезгә Солтан Уразбаев!.. Дөньяны туздыру­чыларның иң ям$аннарыннан берсе! Тотыгыз да бәйләгез мо­ны!» Канлы, зәһәрле, каһәрле дигән эпитетлар черек тешле малайның ни дәрәҗәдә рәхимсез, шәфкатьсез, ерткыч икән­леген күрсәтә.

Образларны индивидуальләштерүгә ярдәм итүче метафоралар

Метафора – грек теленнән кергән сүз. Күчерү дигән төшенчәне бирә. Яки бер предметтагы (күренеш, вакыйга, факт) сыйфатны, характерлы билгене икенче предметка күчерә.

$ Автор хикәянең исемен үк күчерелмә мәгънәдә, метафорик формада атый – «Кызыл чәчәкләр». Аның “Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек», дип метафора белән башлану­ында да нинди геройлар б$елән очрашачакны искәртеп тора. Тормышның төбеннән, түбәннән күтәрелгән кешеләр акрынлап революцион көрәшкә тартылып, сыйнфый, социаль аң ягын­нан һаман үстерелә баралар. Шуңа күрә геройларның эчке дөньясын, чынбарлыкка булган мөнәсәбә$тен чагылдыручы метафораларны да әсәрдәге сюжет-композиция үстерелешенә бәйләп карарга кирәк.

$Г. Ибраһимов әсәрнең башында үзе үк «Кызыл чәчәкләр» хикәясе якты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган иптәшләргә багышлана», —дип куя. Бер якта—Солтан, Шаһ­баз, Гыйлаҗи кебек революция арысланнары, икенче якта — Гыйрфан, Гали кебек революция дошманнары. Автор әсәрнең башында ук һәр образның характерын ачыкларлык метафора белән эш итә башлый. Шаһбазны алыйк. Аның анасы Зөһрә апа Шаһбазны тапкач җан бирә. Ананың балага булган мә­хәббәте, самими хисләре «Аның мәхәббәтенең җимеше үткен Шаһбаз» $дигән метафораларда бирелә. Гыйрфанны эт дип атый, су күзле, черегән тешле бай малае Гали сүрәтләнә. Мәгъзүм Фазыйлның да киләчәге метафораларда билгеләнә: Казанда укып $зур кеше булыр, зәңгәр чишмә буен яктыртыр.

Әсәрнең башында, күренүенчә, метафоралар я кешенең эчке дөньясын, я портретын, яшәү ихтыяҗын сурәтләү өчен кулланыла. Сугышып үскән малайлар егет булып җитешә. Алар читкә, заводларга эшкә китәләр. Аларның дөньяны та-нып-белеүе, аң дәрәҗәләре һаман киңәя бара- Язучы моны, халык теленә хас булганча, төрле үткен метафоралар аша би­рә. Вакыйга, көнкүреш авыл җиреннән шәһәргә күчерелә. Яр­лы егетләр, фәкыйрьләр безгә (зәңгәр чишмәгә—С. П.) агыла­лар—авыл тормышы; шахтаның иясе… йөрәгеңә… шүрене ты­га да каныңны эчә — шәһәр тормышы.

$ Революция дулкыннары авылга да килә, Аны алып килүче­ләр —арыслан йөрәкле батыр егетләр. Гали кебек авыл ма­лайлары өчен яшәү һаман тарая, мәгънәсез һәм күңелсезгә әйләнә бара. Гали, $авызыннан күбекләр чәчеп, Фазыйлны ко­чаклый, китмәскә куша. Дөньяның яме бетә, күрке бетә, син безнең кояш бит, ди. Революция утыннан курыккан Гали, Фа­зыйллар рухи яктан һаман көчсезләнә барсалар, шахталарда эшләгән Солтаннар мораль яктан, физик яктан һаман көчлелә­нә баралар. Солтан сүзләре: мин… таш кисәм… авыр ташлар минем кулда уйнап йөриләр.

Әсәр башында ана мәхәббәтенең җимеше булган $үткен Шаһбаз соңыннан әнә ниндигә әйләнә: әйтерсең җәһәннәм утларында кайналып, корычланып чыккан бер егет,—менә Шу­лай күренде миңа Шаһбаз дустым. Чөнки ул герман сугышын­$да яраланган, Петроградта патшаны төшергән көннәрдә, тере­леп, дөньяга чыккан. Шуннан бирле туктаусыз дулкыннар эчендә кайный икән.

$Шулай итеп, бер якта—утта кайнаган, корычланган Шаһ­базлар, икенче якта—эчтән янып, көеп, фаҗига сазлыгында калган Фазыйллар: Фазыйлның күзләрендә тирән хәсрәт бо­лыты үтеп киткән кебек булды, авыр хәсрәтле бер тавыш бе­лән дәвам итте.

Г. Ибраһимов әсәрнең соңында метафоралар аша персо­нажларның үткән тормы$шына кире кайтырга да онытмый. Яки бүгенге хәл-әхвәле белән үткәнне аралаштырып бирә: Солтан алдында элекке бай кызы үзен менә ничек тота: ул иркәләнде, күзләрендә элекке заманның нуры, куштанлыгы ялтырап китте. Шулай бит ул елан халык. Кирәгендә куштан­лык белән алдырмак була… Ни әйтсәң дә, буржуа валчыгы шул.

Әсәрдә тагын хатын-кыз$лар образы да сурәтләнә. Алар да кыска гына конструкцияләрдә белдерелгән метафоралар аша гәүдәләнәләр. Менә авыл хатын-кызлары: кызларның да, ки­леннәрнең дә, Гыйльминур җиңгиләр кебек, ана арысланна­рын җыярмын. Ике компоненттан торган җыйнак бер метафо­ра эченә язучы авыл хатын-кызларына хас булган күпме фи­зик ныклык, хө$рлекне сыйдырган. Яки: күз карашы белән тирә-ягына шатлык чәчеп йөргән бу килендә кайчандыр ми­нем күңелем бар иде. Әле дә бөтен гәүдәсе белән биеп, яныма килгәч…

$ Язучы шәһәр хатын-кызларын да урап үтми. Солтан эшлә­гән шахтаның управляющие бик шәп бай тора торган бер рус була. Шуңарда яңа уналты-унҗидегә чыккан бер кыз тора. Вәли сүзләрендә ул түбәндәгечә тасвирлана: Бер хәл бардыр, ди, ул яшь симез бия безнең Солтанны бик еш эшкә куша, ди. Аңа Солтаннан берәр нәрсә кирәкмиме икән? Яшь симез бия ди$гән метафора шундук капиталистик җәмгыятьтәге бай кеше кызын күз алдына килтереп бастыра, аның тормыш-көнкүре­шен бөтен тулылыгы белән танып-белергә ярдәм итә.

Бер сурәтләү чарасы аша гына анализ ясаганда да, образлар индивидуаль­ләштерүендә, әсәрнең идея-эчтәлеге шактый тирән ачыла, геройларның үсештә бирелеше аңлашыла.

Йомгак

Галимҗан Ибраһимов мирасының кыйммә$те безгә калдырган хикәяләр, повесть һәм романнар саны белән генә исәпләнми. Г. Ибраһимов коеп куйган$ язучы гына булмый. Ул тел, әдәбият, тарих мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләр, фәнни хезмәтләр яза, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзи, байтак еллар укытучылык эше белән шөгельләнә һәм гомер буе диярлек күп төрле дәүләт, җәмгыять эшләре алып бара. Ничек барысына да өлгергән, каян көч алган? Ул үз халкын ярата, аны тизрәк бәхетле, якты тормышка чыгару уе белән ашкынып яши. Шул аңа көч бирә, шул аны батырлыкларга рухландыра. Галимҗан Ибраһимовның бөтен тормышы халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге булып санала.

$ «Кызыл чәчәкләр» повесте безне зур корбаннар бәрабәренә яулап алган ирекле тормышның кадерен белергә, безгә бәхетле тормыш төзеп биргән ата-баба-ларыбызның якты истәлеген хөрмәт итәргә өйрәтә.

Шулай итеп, Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте метафоралар, эпитетлар һәм башка тел-сурәтләү чараларына бик бай әсәр. Алар әсәрне тулыландыра, ямьләндерә.

$

$

Кулланылган әдәбият

  1. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

  2. $Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2004.

  3. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2002.$

  4. Поварисов С. Г.Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү. – Уфа,1974.

  5. Г.Ибраһимов. Җыелма әсәрләр.

$

Еще записи

Leave a Comment